Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге башлыгы И.М.Хәкимов һәм Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы бүлеге башлыгы Р.М.Гыйльманов Яңа Мәлкән авылы янындагы Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә кар техникасын куллануны тикшереп тору буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрделәр.
Рейд барышында 6 берәмлек мотор чарасы тикшерелде, шуларның 2 се төрле хокук бозулар белән файдаланыла иде, алар буенча административ чаралар күрелде. Транспортны теркәү кагыйдәләре буенча таләпләр, кулланганда кирәкле документлар турында аңлатылды.
Кабат очрашулар тискәре булмасын өчен, теркәлү һәм эксплуатацияләү буенча техниканы куллануның барлык кагыйдәләрен үтәгез.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.