Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында кар машиналарына техник карау уздырылды

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы юүлеге Иске Чәке авылында - 1, Олы Аксу авылында - 1, Үби авылында - 1, Татар Үбие авылында шулай ук 1 берәмлек кар машинасына техник карау үткәрде.

Техник тикшерү барышында техник тикшерү үткәргәндә күрсәтелә торган документларның булуы, машиналарның тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүе һәм машиналарның идентификациясе тикшерелде.

Тышкы яктылык приборларының техник торышына, руль белән идарә итү системасына, хокукларның мототранспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәт категорияләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде.                                                                                                                                                                                                                                            

3 берәмлек техника техник карауны узды, 1 техник карау акты рәсмиләштерелде.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International