ТР Биектау муниципаль районында «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ имтиханнар булды

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

«СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖендә АІ, AII, В, С, D, Е, F категорияле тракторларга һәм башка үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 50 кеше кертелде. Аларның 42 се уңышлы тапшырды, ә 8 се имтиханны тапшырмады.

Имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга имтихан урыны буннча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы биреләчәк.  Барлык имтихан бирүчеләр белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International