ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай һәм Чирмешән муниципаль районнары бүлекләре башлыклары Илдар Бикмөхәммәтов һәм Алексей Мордвинов балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылдылар. Илдар Минсәгыйть улы Романовлар гаиләсенә барды. Бүгенге көндә гаилә башлыгы махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итә. Яңа 2026 ел алдыннан хәрби хезмәткәрнең унөч яшьлек кызы Ксениягә көтелгән бүләк - йомшак аю бүләк ителде.
Алексей Михайлович Атакаева Алинәгә ул хыялланган бүләкне тапшырды.
«Теләкләр чыршысы»нда катнашу Татарстанның күп кенә дәүләт структуралары өчен күркәм традициягә әверелде. Мондый инициативалар балаларга шатлык бүләк итеп кенә калмый, ә барлык катнашучыларда да бәйрәм кәефе тудыра.