Агымдагы елның 24 декабрендә «Сетевая компания» АҖнең Буа электр челтәрләре филиалында үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү уздырылды. Техник карау өчен 6 берәмлек үзйөрешле машина, шулардан 4 берәмлек кар машинасы, 1 квадроцикл һәм фронталь төягеч тәкъдим ителде.
Техниканы, техник халәтеннән тыш, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тулыландыруга игътибар бирелде. Шулай ук үзйөрешле машина йөртүчеләрнең категориясе һәм тиешле квалификациясе белән идарә итүгә рөхсәт бирүче тракторчы-машинист таныклыгына да җитди игътибар бирелде. Нәтиҗәдә, тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналар техник карауны уңышлы үттеләр, алга таба эксплуатацияләүгә рөхсәт турында тиешле таныклыкны алачаклар.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.