Арча муниципаль районының «РиАл-Авто» ҖЧҖендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге М.Р.Габдрахманов белән берлектә А1, В, С, D, Е категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары уздырылды. Имтиханнарга 24 укучы кертелде, 4 кеше канәгатьләнерлек булмаган билге алды һәм имтиханнарны кабат тапшырачак. Уңышлы тапшырганнарга тракторчы-машинист таныклыгы биреләчәк.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.