Агымдагы елның 24 декабрендә «Саба аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә А1,В,С,D,Е,F категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтихан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба районы буенча бүлеге башлыгы Х.Х.Нәзиров һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара районы буенча бүлеге башлыгы А.Х.Вәлиев составындагы комиссия тарафыннан кабул ителде. Теоретик өлешне тапшыру «Гостехнадзор Экзамен» программасында компьютерда үткәрелде. Теоретик өлешне тапшыручылар имтиханның практик өлешенә кертелә, ул аграр көллият автодромында һәм «Саба» ҖЧҖ территориясендә уза. Имтиханга заявка биргән 55 кешенең 44е килде, 38е уңышлы тапшырды, алар тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Калган 6 кеше якын арада кабат тапшырачак.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.