Техниканы эксплуатацияләү процессында тикшерү

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

2025 елның 23 декабрендә Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсе инспекторы Ш.М.Гаскәров үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү процессында тикшерде, шулай ук әлеге транспорт чараларын теркәү кагыйдәләренең үтәлеше, техник карау һәм идарә итүгә рөхсәт булу-булмавы карап чыкты. Әлеге чара барышында 7 үзйөрешле машина тикшерелде. Механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү, шулай ук юл хәрәкәте һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.

Профилактик чараларга карамастан, кешеләр, кызганычка каршы, үзйөрешле техниканы һәм тагылмаларны кагыйдәләрне бозып файдаланалар, шуның белән кагыйдәләрне бозалар һәм эксплуатацияләгәндә куркыныч тудыралар. Мондый хокук бозучыларны ачыклаганда беркетмә төзү һәм кисәтү яки штраф рәвешендә 9.3 статья буенча карар чыгару кебек чаралар кулланыла. Бу эш дәвам итәчәк.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International