Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм ТР Тәтеш муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны кабул итү

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

2025 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы гражданнарны кабул итте.

Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, техник карау, шулай ук тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

 

Фәрит Гарифуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International