Кар машиналарын техник яктан карау

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Техник тикшерүләр уздыру графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге кышкы сезонда кар машиналарына мәҗбүри техник тикшерү уздыра. Машиналарның техник торышын тикшерү кар машинасының техник торышының куркынычсызлык таләпләренә туры килүен тәэмин итү максатларында үткәрелә. Минзәлә районында 190 берәмлек кар машинасы теркәлгән, бу айда 60 берәмлек техник карау үткәрелде. Техник тикшерү узу турында таныклыгыннан башка кар машинасыннан файдалану административ хокук бозу булып санала. Хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау өчен рейдлар оештырылачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.

Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.                                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International