Метрополитенда куркынычсызлык турында мөһим мәгълүмат

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Якынлашып килүче озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре гражданнарның игътибарын метрополитенда ел саен төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләргә китерә торган, куркынычсызлыкны бер төр бозуларга юнәлтә.

Метро – югары дәрәҗәдә куркыныч зона һәм куркынычсызлыкка аерым игътибар таләп итә. Метрополитенда булганда сездән, хөрмәтле шәһәр халкы һәм килгән кунаклар, сәфәрләр вакытында бер-берегезгә саклык, уяулык һәм хөрмәт күрсәтүегезне сорыйбыз, ә уңайлы һәм куркынычсыз сәяхәт өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.11.2020 ел, № 993 карары белән расланган Метрополитеннан файдалану кагыйдәләренә таяныгыз.

 

КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫКНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

 

  • Платформада: Поезд туктаганчы платформа кырыендагы чикләү сызыгыннан чыкмагыз.
  • Поезд килгәндә: Вагон ишеге яныннан китегез, башта  пассажирларга чыгарга рөхсәт итегез.
  • Куркынычсызлык сигналлары: Ишек өстендәге кызыл утлар ялтырый яки ишекләрне ябу турында сигнал яңгырый икән – утыру тәмамланган, дигән сүз.
  • Катгый тыела: Теләсә нинди хәлләрдә рельска төшәргә!
  • Платформада тыелган: Йөгерү һәм транспорт чараларын куллану (велосипед, роликлар, скейтбордлар һ.б.)
  • Поездда:
    • Чыгу өчен алдан әзерләнегез;
    • Ишеккә сөялмәгез;
    • Ишекләрне ачу/ябуга комачауламагыз;
    • Тотрыклылык өчен тоткаларга тотыныгыз.
    •  

Стандарт булмаган хәлләрдә:

 

  • Юлда кешеләр яки предметлар егылганда – кичекмәстән персоналга хәбәр итегез!
  • Әгәр сезнең әйберләрегез рельска төшкән булса — аларны беркайчан да мөстәкыйль рәвештә алырга тырышмагыз!
  • Теләсә кайсы метро хезмәткәренә яки полицейскийга мөрәҗәгать итегез, сезгә һичшиксез ярдәм итәчәкләр.

 

Үзегезнең иминлегегез турында кайгыртыгыз һәм тирә-юньдәгеләрне истә тотыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International