Балык Бистәсе агротехника техникумында имтиханнар узды

2025 елның 12 декабре, җомга

2025 елның 11 декабрендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С», «Е», «D», «F» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды.  Имтихан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш районы бүлеге башлыгы Р.Г.Гәрәев һәм Балык Бистәсе районы буенча дәүләт техника күзәтчелек бүлеге башлыгы Л.К.Гыймаев составындагы комиссия тарафыннан кабул ителде.

Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш «Трактородром»да үткәрелде. Имтихан тапшыруда барлыгы 27 укучы катнашты. Шулай ук имтиханда элек имтихан тапшырмаган затлар да бар иде.  Гомуми саннан 17 укучы төрле категория буенча тапшырмады, 7 кеше практик биремне үти алмады.

Имтиханнарны уңышлы тапшырган затлар якын арада тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.  

Исегезгә төшерәбез, гражданнар  тракторчы таныклыгын алу, алмаштыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә ала.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International