2025 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак профилактик рейд үткәрелде. Барлыгы 8 берәмлек техника тикшерелде. Рейд барышында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.