Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлекләренең уртак профилактик чарасы

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары бүлекләрендә үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү максатында уртак профилактика чарасы үткәрелде.

Тәүлекнең караңгы вакыты иртә башлану сәбәпле, үзйөрешле машиналардагы һәм аларның тагылмаларындагы тышкы яктылык приборларының төзеклегенә аерым игътибар бирелде.

10 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча 2 административ материал төзелде.

 

Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International