2025 елның 10 декабрендә «ДИАЗ» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбендә «AI,В,С,Д» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханга 15 курсант кертелде. Алардан теория өлешен дә, гамәли өлешен дә «AI,В,С,Д» категориясе буенча юлсыз урыннардан йөри торган автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәренә укыту программасы буенча әзерлек узган 13 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.