2025 елда үзйөрешле машиналарны техник карауга йомгак ясау

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

2025 елның 9 декабрендә Баулы районы башлыгы Гозәиров Ильяс Исмәгыйль улы катнашында район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары алдында атналык аппарат киңәшмәсендәБаулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан 2025 елда эш йомгаклары һәм үзйөрешле машиналарны техник карауның төп күрсәткечләре турында әйтелде. Үзйөрешле машиналары булган барлык оешмалар теркәүне һәм техник карауны вакытында үткәрергә, техниканы теркәмичә һәм ел саен уздырылырга тиешле техник карауны уздырмыйча файдалануга юл куймаска тиеш.

РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 21.09.2020 ел, №1507 карары, «Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре турында» 02.07.2021 ел, №297-ФЗ федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе турында» 26.12.2011 ел, №1064 карары нигезендә дәүләт техник күзәтчелек органнарына үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү уздыру вәкаләтләре йөкләнде.

 

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International