Бүген, 2025 елның 9 декабрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов Казан скверларының берсендә Ватан Геройлары көне уңаеннан мемориалга чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Чара барышында Альберт Борһанов батырлык һәм каһарманлык күрсәткән Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтте. Ватан Геройлары көне Россиянең истәлекле вакыйгалар календаре буенча мөһим дата булып тора һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.
«Бүген без үз батырлыклары һәм фидакарьлекләре белән илебезнең бәйсезлеген яклаган кешеләрне искә алабыз. Исемнәре Россия тарихына язылган геройлар турында истәлекне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру – бу безнең бурычыбыз», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе.