Бөгелмә аграр көллиятендә кабат имтихан булып узды

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

2025 елның 9 декабрендә «Бөгелмә аграр көллияте» ДАҺБУ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов тарафыннан «А1, А2, А3, В, С, Д, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтихан үткәрелде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкиле Спиридонов М.А. катнашты. Имтиханнарның нәтиҗәләре беркетмәгә теркәлде. 6 кандидатның 2се тапшырмады, калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International