«Балтач ТКХ КҖП» ААҖ үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде. Үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тапшырылган техника техник тикшерү уздыру кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.