«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Галимов укучылардан имтихан алды.
Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, монда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр. Практик имтихан сазлык машинасында узды.
Гариза биргән 7 курсантның 6сы имтиханны уңышлы тапшырды, кабат билгеләнгән имтиханны тапшыручы 1 кеше биремне үти алмады.
Имтиханны уңышлы тапшырган затлар, материалларны дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң, АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.