Лениногорск нефть техникумы юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары йөртүчеләре төркемен укытып чыгарды. Агымдагы елның 5 декабрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Галимов тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын «Гостехнадзор-Экзамен» мәгълүмати системасында хәл иттеләр. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең кардан һәм сазлыктан йөри торган транспортны йөртү күнекмәләре тикшерелде.
Имтихан тапшырырга гариза биргән 17 курсантның 14е имтиханны уңышлы тапшырды. Имтиханны уңышлы тапшыручылар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Беренче тапкырдан тапшырмаганнар өчен кабат имтихан билгеләнде.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.