Чирмешән муниципаль районында техника кышкы саклауга куела

2025 елның 5 декабре, җомга

2025 елның 4 декабрендә Чирмешән муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Яшин Дмитрий Александрович, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәзиров Радик Равил улы, район башлыгы киңәшчесе Гатин Мирзаһит Закир улы җитәкчелегендәге комиссия техниканы кышкы саклауга куюны, район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның барышын карап чыктылар, аның эшендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән районы бүлеге башлыгы А.М.Мордвинов катнашты.

Комиссия билгеләп үткәнчә, һава шартлары катлаулы булуга карамастан, кыр эшләреннән соң бушаган техника ГОСТ таләпләре буенча саклауга куелган, машиналарны ремонтлау буенча интенсив эшләр алып барыла. Комиссия хуҗалыкларында булганда шулай ук техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү кысаларында трактор тагылмаларын сыйфатлы ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү кирәклегенә дә басым ясалды.

 

Алексей Мордвинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International