2025 елның 5 декабрендә «АХҖК» ААҖнең Арча кирпеч заводында техник карау узды. Тикшерү барышында 15 берәмлек техника каралды.
Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә һәм якын арада аңа техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Оешма хезмәткәрләре белән тракторларны һәм махсус техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде, тәүлекнең караңгы вакытында техниканы эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.