Әгерҗе муниципаль районы хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2025 елның 5 декабре, җомга

2025 елның 4 декабрендә Әгерҗе районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәүче белгече А.В.Галиев җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга куюны, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны оештыруны һәм эш барышын карап чыктылар һәм бәяләделәр. Комиссия эшендә шулай ук Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Сабиров Л.Т., Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге башлыгы Гыймазов К.В., хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Комиссия билгеләп үткәнчә, барлык техника диярлек ГОСТ таләпләре буенча саклауга куелган, машиналарны ремонтлау эшләре бара.

    

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International