«Мастер и Камень Индустрия» ҖЧҖ үзйөрешле техникага ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерү үткәрелде. Үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.