2025 елның 4 декабрендә Әтнә районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов җитәкчелегендәге комиссия техниканы кышкы саклауга кую, район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны оештыру һәм эш барышын карап чыктылар, аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты. Комиссия билгеләп үткәнчә, һава шартлары катлаулы булуга карамастан, кыр эшләреннән соң бушаган техника ГОСТ таләпләре буенча саклауга куелган, машиналарны ремонтлау буенча интенсив эшләр алып барыла. Хуҗалыкларда булганда дәүләт техник күзәтчелек инспекторы шулай ук техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү кысаларында трактор тагылмаларын сыйфатлы ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү кирәклегенә дә басым ясады.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.