Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклауга әзерлеге тикшерелде

2025 елның 5 декабре, җомга

Агымдагы елда авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлангач, Буа районы аграрийлары авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерләүгә керештеләр. Агымдагы елның дүртенче декабрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Идрисов Р.Р. җитәкчелегендәге күчмә комиссиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе белгечләре, механизация буенча консультант Раимов А.В., игенчелек буенча консультант Андреев В.Н. һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Разбитнов Е.Г. катнашында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую эшенә карата тикшерү уздырдылар. Комиссия районның сигез хуҗалыгында машина-трактор паркларын тикшерде. Иң күп балл җыйган «Авангард» ҖЧҖ лидер дип танылды – мөмкин булган 70 баллның 68 җыйды. Шулай ук «Заря» ҖЧҖ «Әлшәй» бүлекчәсе (67 балл) һәм «Ямбулат» АХКК (65 балл) яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, алар икенче һәм өченче урыннарны алдылар. 

Гомумән алганда, Буа районында конкурста катнашучылар арасында авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклауга әзерлегенең уртача баллы мөмкин булган 70 баллдан 63,3 балл тәшкил итте.

 

Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International