Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркында техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

2025 елның 4 декабрендә Балык Бистәсе муниципаль районында техниканы кышкы саклауга иң яхшы куюга һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләүгә конкурс узды. Чара шул ук исемдәге республика конкурсы кысаларында узды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире А.Д.Шакиров җитәкчелегендәге комиссия бәяләде.

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр: 1 урын — «Кулон-Агро» ҖЧҖ, 2 урын — «Арыш-Агро» ҖЧҖ, 3 урын — «Кама-Агро» ҖЧҖ.

  

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International