2025 елның 4 декабрендә Алабуга муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюны, агросәнәгать комплексы оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлекне карадылар һәм бәяләделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга районы буенча бүлеге башлыгы М.М.Шыяпов, Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Р.Садыйков, ПМО механизация буенча консультанты И.К.Әхмәтов составындагы комиссия «АММОНИЙ АГРОТЕХНОЛОГИИ» ҖЧҖ, «КОЛОС» АХҖК, «МИР» ҖЧҖ, «НОВЫЙ ЮРАШ» АФ АҖ, «СВЕТЛАЯ ДОЛИНА» ҖЧҖ, Ф.Г.ӘХМӘТҖАНОВ КФХ, «ЯШЬ КӨЧ» АФ ҖЧҖ хуҗалыкларын карап чыктылар.
Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюның торышы, дәүләт стандартлары таләпләре буенча бәяләнде, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларына һәм башка авыл хуҗалыгы җайланмаларына көзге-кышкы ремонт ясауга әзерлегенә аерым игътибар бирелде.
Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Беренче урында – «АММОНИЙ АГРОТЕХНОЛОГИИ» ҖЧҖ – 64 балл, икенче урында – «ЯҢА ЮРАШ» АФ АҖ – 63 балл һәм өченче урында – Ф.Г.ӘХМӘТҖАНОВ КФХ – 62 балл.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.