Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

2025 елның 4 декабрендә Зәй муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2025-2026 елларга ремонтлау сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 26.11.2025 ел, №337/2-пр боерыгы нигезендә җитәкчесе Б.Ф.Яруллин – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәүче белгече, Ф.Т.Камалиев – Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, шулай ук Р.К.Нәфыйков – Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы катнашындагы   конкурс комиссия эшләде.

Техниканы кышкы саклауга куюның төп максаты – аның 2026 елгы кыр эшләренә сакланышын тәэмин итү.  Конкурс барышында техниканы консервацияләү һәм герметиклау кагыйдәләрен мәҗбүри үтәп җиһазландырылган ачык мәйданчыкларда кышкы саклауга куюга аерым игътибар бирелде.

 

Рәйхат Нәфыйков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International