Административ хокук бозуларны ачыклау буенча уртак профилактик рейд

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Мамадыш муниципаль районында, үзйөрешле техниканы куллану процессында хокук бозуларны чикләү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлеге башлыгы А.Н. Гыймазов белән уртак профилактик рейд оештырылды.

Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык, ОСАГО полисы булуына махсус игътибар бирелде.

Күчмә рейдлар вакытында 7нан артык үзйөрешле машина һәм тагылма каралды. Җитешсезлекләргә юл куйган затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде.

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International