Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында техниканы саклауга куюны кабул итү

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кабул итүне уздыру һәм агросәнәгать комплексы оешмаларының машина-трактор паркын ремонтлау сезонына әзерләү турында»гы боерыгы нигезендә 2025 елның 4 декабрендә Биектау муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды.

Конкурс комиссиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек белгечләре, шулай ук АСК хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында район хуҗалыкларын карап чыктылар.  Әлеге чараның төп максаты – авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм сыйфатлы саклауга куелуын тәэмин итү һәм аларны 2026 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру.

Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны «Бөреле» ЯАҖ, 2 нче урынны «Красная Заря» ПСХК һәм 3 нче урынны «Битаман» ҖЧҖ алды.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International