ТЕХНИКАНЫ САКЛАУГА КУЮ

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы техникасын саклау аны эксплуатацияләүдәге әһәмиятле шартларның берсе булып тора, аның хезмәт итү срогын арттыра, кыр эшләрен башкарганда җимерелү һәм эшләмәү кебек очракларны булдырмаска ярдәм итә.

2025 елның 4 декабрендә Бөгелмә муниципаль районы буенча эшче комиссия авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртип урнаштыру һәм объектларның көзге-кышкы техниканы ремонтлауга әзерлеген, куркынычсыз һәм уңайлы эш шартларын тәэмин итүен һәм техниканы ремонтлауны оештыручы хезмәткәрләрдә мотивация булдыруны тикшерде, комиссия составында ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Д.А.Яшин, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Бөгелмә районы буенча авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлов, Бөгелмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы С.А.Попов катнашты. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандартларына туры китереп саклауга кую эше бәяләнде.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International