Техник карау графигына ярашлы рәвештә, 2025 елның 4 декабрендә Арча районының «Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карау өчен 10 трактор, тагылма һәм юл-төзелеш машинасы тәкъдим ителде. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә иде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.