Кайбыч муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2025-2026 елларга ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 26.11.2025 ел, №337/2-пр боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Р.Р.Кадыйров, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.М.Камалетдинов, механизация буенча консультант Р.С.Тимургалиев, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Н.Серебряков катнашындагы комиссия техниканың кышкы саклауга куелышын, оешмаларның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген тикшерделәр һәм бәяләделәр.

         Техниканы әзерләгәндә дөрес эш итү машиналарның хезмәт итү вакытын арттырырга ярдәм итә һәм, әлеге бурычка җаваплы карау нәтиҗәсендә, төзексезлекләр һәм вакытыннан алда көтелмәгән ватылулар ихтималы кими. Дөрес консервация сезонлы бурычларны уңышлы үтәү өчен нигез булып тора һәм киләчәктә машиналарның ышанычлы эшләвен тәэмин итә.

         Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Август-Кайбицы» ҖЧҖ алды, гомуми баллы – 70, икенче урынны «Туган Як-Агро» агрофирмасы ҖЧҖ алды, гомуми баллы – 68.

 

         Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International