Ел саен урып-җыю һәм көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында машина-трактор паркларында авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую һәм ремонт процессын оештыру эшләрен иң яхшы оештыруга республика смотр-конкурсы үткәрелә. Барлык 16 хуҗалыкта да машина-трактор парклары эшли, бу техниканы сыйфатлы әзерләргә мөмкинлек бирә. Урып-җыю чоры озакка сузылу сәбәпле, барлык ашлык җыю комбайннары да саклауга куелмаган. Хуҗалыкларда ел дәвамында тиешле тәртипне саклауга зур игътибар бирелә.
Агымдагы елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында Актаныш районы буенча смотр-конкурска йомгак ясалды. Машина-трактор паркларындагы эшләр нигездә уңай бәяләнде. Иң яхшы күрсәткечләргә «Чишмә» ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ, «Актаныш АФ» ҖЧҖ, «Чишмә» агрофирмасы» ҖЧҖ ирештеләр. Азыкны һәм ашлык җыю комбайннарын кышкы чорда вакытында ремонтлауга басым ясалды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.