Арча муниципаль районында профилактик рейд

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатларында Арча районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Р.К.Сабиров, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Г.Г.Касыймов белән берлектә профилактик рейд үткәрелде. 16 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Техниканы эксплуатацияләүдә төрле хокук бозулар өчен 4 административ эш кузгатылды.   

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International