Арча муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов, Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.И.Абдуллин, Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов, Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча ПМО консультанты М.Г.Шәйнуров катнашындагы комиссия бәяләде.
Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюның торышы, дәүләт стандартлары таләпләре буенча бәяләнде, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларына һәм башка авыл хуҗалыгы җайланмаларына көзге-кышкы ремонт ясауга әзерлегенә аерым игътибар бирелде.
Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бәяләү күрсәткечләре системасы буенча уздырылды. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Северный» АХП ҖЧҖ алды (68 балл), икенче урынны «Яңарыш» АФ ҖЧҖ һәм «Казанка» АФ ҖЧҖ алды (67 балл), өченче урынны «Курса МТСы» ҖЧҖ, «Заря» АФ ҖЧҖ һәм «Кызылъяр» ҖЧҖ алды (65 балл).
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.