Зеленодольск муниципаль районында техниканы саклауга куюны кабул итү

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кабул итүне уздыру һәм агросәнәгать комплексы оешмаларының машина-трактор паркын ремонтлау сезонына әзерләү турында»гы боерыгы нигезендә 2025 елның 3 декабрендә Зеленодольск муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды. Конкурс комиссиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек белгечләре, шулай ук АСК хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында район хуҗалыкларын карап чыктылар.  Комиссия эш барышында техниканы кышкы саклауга куюның торышын, машина-трактор паркының ремонт сезонына әзерлеген, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыруны, Татарстан Республикасы АСК оешмаларының 2025-2026 елларда авыл хуҗалыгы машиналарын көзге-кышкы ремонтлауга әзерлеген бәяләде.           

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ чыкты, икенче урында – Җиһаншин КФХ, өченче урынга Ахунов КФХ чыкты. 

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International