2025 елның 3 декабрендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2025-2026 елларга ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 26.11.2025 ел, №337/2-пр боерыгы нигезендә Алексеевск муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире А.Д.Шакиров җитәкчелегендәге комиссия, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ю.И.Тюкарев, баш инженер Ю.В.Михайлов, Алексеевск районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Ә.Г.Тукмаков һәм белгечләр 7 хуҗалыкны карап чыктылар. Конкурс йомгаклары буенча «Родина» колхозы, Сәләхетдинов КФХ, «Северное «Алексеевское» предприятиеләре иң яхшылар дип танылды.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.