Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында ЮХИДИ белән уртак профилактик рейд

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 27 ноябрендә Ютазы муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак профилактик рейд үткәрелде. Рейдның төп максаты – үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү процессында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларына юл куймау.

Рейд барышында 2 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча хокук бозу ачыкланды һәм кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар бирелде.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International