Бөгелмә аграр көллиятендә имтиханнар узды

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу елның 27 ноябрендә «Бөгелмә аграр көллияте» ДАҺБУ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов тарафыннан «А1, А2, А3, В, С, Д, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына  имтиханнар үткәрелде.

Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкиле М.А. Спиридонов катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. 23 кандидатның 6сы тапшыра алмады, 3се килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.

 

      Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International