Саба муниципаль районында урып-җыю чорында ашлык җыю техникасын имин эксплуатацияләү таләпләренең үтәлешен тикшереп тору эше дәвам итә.
Моның өчен дәүләт техник күзәтчелек тарафыннан кыр җирләрендә комбайнчылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Әлеге чара барышында янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә, куркынычсызлык техникасын бозуга юл куймауга аерым игътибар бирелә.
Әлеге чара «Шытсу АХП» ҖЧҖ кырында уздырылды.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.