График нигезендә, агымдагы елның 28 апрелендә «Саба районын Шәмәрдән ТКХ КҖП» АҖ ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерү уздырылды.
Тикшерүгә 17 берәмлек техника күрсәтелде. Карау барышында яктырту приборларына, тормоз системасын контрольдә тоту чараларына, руль идарәсенә, техниканың техник торышына, төягечтә һәм экскаваторда эшләүгә рөхсәт категориясе булган таныклыкларга аерым игътибар бирелде.
Барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карау нәтиҗәләре буенча аңа техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Чараның соңгы өлешендә катнашучылар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча тематик әңгәмә үткәрелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.