Мөслим политехник техникумында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 27 апрелендә Мөслим политехник техникумында «Юлдан тыш мототранспорт чаралары белән имин идарә итү» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Квадроциклларны эксплуатацияләгәндә һәм йөрткәндә куркынычсызлык дәресен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов үткәрде.

Укучылар мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу таләпләре һәм тәртибе, каралган барлык саклык чараларының һәм саклану чараларының үтәлеше, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен яный торган җәза чаралары белән таныштылар.

Очрашу азагында инспектор республика буенча әлеге транспорт төрләре белән бәйле һәлакәтләр статистикасын китерде һәм барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

 

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International