2025 елның 8 августында Биектау авыл җирлегендә шәхси хуҗаларда булган үзйөрешле техникага техник тикшерү үткәрелде.
Техник карауга 9 берәмлек техника китерелде. Тракторларның һәм арбаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Шулай ук кызыксындырган сорауларга җаваплар да бирелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.