«Автошкола светофор» ҖЧҖ имтиханнар узды

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

«Автошкола светофор» ҖЧҖ базасында «А1», «В», «С» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды.  Имтихан Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Лаеш районы бүлеге башлыгы Р.Г.Гәрәев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе районы бүлеге  башлыгы Л.К.Гыймаев катнашкан комиссия составында кабул ителде.

Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш «Трактородром»да үткәрелде. Имтиханда барлыгы 9 укучы катнашты. Тапшыручыларның барысы да имтиханны уңышлы бирде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Исегезгә төшерәбез, гражданнар тракторчы-машинист таныклыгын алу һәм алмаштыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алалар.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International