2025 елның 2 августында Алексеевск районының «Алга» колхозы ҖЧҖ үзйөрешле машиналар каралды, алга таба теркәүгә алындылар һәм техник тикшерү уздылар.
Техник карауга 23 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында аларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланганлыгы тикшерелде. Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Анда тәүлекнең караңгы вакытында техниканы имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук куркынычсызлык техникасы һәм эшләрне башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж да үткәрелде.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозулар бетерелде һәм техникага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.