«Татнефть» ГАҖ автотранспорт предприятиесендә техник карау уздырылды

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

2025 елга расланган график нигезендә, агымдагы елның 4 августында «Татнефть» ГАҖ АТП карамагындагы мототранспорт чараларына техник тикшерү үткәрелде. Техник тикшерү вакытында машиналарның техник документациясе, үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт таныклыклары, техниканың төзеклеге һәм комплектлашканлыгы тикшерелде.

Чара нәтиҗәләре буенча төзек техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк. Хокук бозулар буенча кисәтүләр белдерелде һәм техниканы кабат карау өчен сроклар билгеләнде.

Чара барышында шулай ук әлеге категория техниканы имин эксплуатацияләү буенча машинистлар белән әңгәмә дә үткәрелде.

 

Дамир Арсланов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International