2025 елның 29 июлендә Зәй муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүне тикшерү буенча рейд үткәрелде. Рейд вакытында 6 берәмлек техника тикшерелде. Техниканы тикшергәндә кисәтүләр ачыкланмады.
Рәйхат Нәфыйков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.